Дөньяда иң татлы тел – ул минем туган телем! (18+)

18 май көнне 1 нче санлы китапханә «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге реабилитантлары өчен интеллектуаль уен үткәрде. Анда рус теленең бөеклеге һәм байлыгы турында сүз барды.  

Рус теле хаклы рәвештә дөньяның иң матур телләреннән берсе дип санала. Телнең байлыгын күрсәтергә һәм белемнәрен ныгытырга «Басымнарны дөрес куй», «Сүз эстафетасы», «Антонимнар», «Синонимнар» кебек төрле бәйгеләр ярдәм итте. 
Чарага килгән барлык тыңлаучылар «Тел яшәсә, халык яшәр» күргәзмәсе белән танышты.  

Поделиться: